1 июньдә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Башкортостан» полкының реактив-артиллерия батареясе командиры Александр Козоноговка - Салават Юлаев орденын һәм Русия Тикшерү комитетының хәрби тикшерү бүлеге дознавателе Сергей Евстафьевка Шайморатов орденын тапшырды.
Төбәк җитәкчесе аларга хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген билгеләде.
- Барлык сугышчыларыбызга да шуны әйтәсем килә: без сезнең белән горурланабыз!– диде Радий Хәбиров. - Егетләргә күпме ярдәм итәргә кирәк, шулкадәр булышырбыз. Һәм әлегә сезнең куркынычсызлыкны тәэмин итүче һәм гомерләрне саклаучы гумконвойлар җибәрергә кирәк, без моны арытаба да эшләячәкбез. Барыгызга да зур хөрмәт белән.
БР Башлыгы сайтыннан.