

Әйтергә кирәк, "Кадет" - удар дроннар операторы, крап беретлы инструктор һәм чын герой. Салават районыннан "Кадет" позывнойлы яугир башкалабыз Уфада БПЛА белән идарә итү буенча мастер-класс үткәрде.
"Өйрәнү кыен түгел, бигрәк тә сез компьютер уеннары уйнаган булсагыз. Иң мөһиме - вак моторика, пространстволы фикерләү һәм топографияне белү", - дип бу аппарат белән итү серләрен уртаклашты хәрби егет.
Инструкторның иңнәрендә - чын сугышчан тәҗрибә һәм ул мәртәбәле бүләкләр белән хөрмәтләнгән. I һәм II дәрәҗәдәге "Күрсәткән батырлык өчен", "Каһарманлык өчен", "Спецназда хезмәт иткән өчен" медальләре, Шайморатов ордены һәм Георгий кресты иясе ул.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.