

Ишембай районы халкы махсус хәрби операция биләмәсендәге яугирләргә даими ярдәм күрсәтеп тора. Чираттагы гуманитар олауда да мөһим кирәк-ярак туплап илткәннәр. Мәсәлән, "Нива" автомашинасы, өч мотоцикл, квадроцикл, техника тагылмасы, медикаментлар, урында җыелган 8 штук FPV-дрон, Wi‑Fi-күперләр, генераторлар, төзелеш материаллары, газ баллоннары, окоп шәмнәре, мичләр, Луганск Халык Республикасындагы балалар йортына кием-салым, канцелярия товарлары һәм башка күп нәрсәләр алып барылган.
Wi‑Fi-күперләр бәйләнеш бөтенләй югалган хәрби бүлекчәләргә таратылып бирелгән. Аның белән бергә озын кабель дә алып барылган – ул да алгы сызыкта да хәтта ки интернет белән тәэмин итү өчен кулланылачак.
Сигез FPV-дронны Белгородтагы пилотсыз очу аппаратлары операторларының заказы буенча җыялар. Дару һәм медицина изделиеләре Курск юнәлешендә таратылганы билгеле.
Курск, Белгород өлкәләре, Луганск, Донецк Халык Республикалары, Запорожье, Херсон өлкәләре буйлап төзелгән маршрут буенча үткән бу зур сәфәрдә район хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов үзе дә катнашкан. Ул гуманитар конвой туплауга өлеш керткәннәргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештергән.
"Барысы да сезнең көчегез белән җыелды, хөрмәтле Ишембай халкы. Акча күчергән, әйбер, запчасть, инструментлар китергән, җылы эчтәлекле хатлар язган, маскировка челтәрләре үргән – тулаем эшкә күңел җылысын биргән һәрбарчагызга да бик зур итеп рәхмәт", - дип белдере муниципалитет җитәкчесе социаль челтәрләрдә һәм фотосурәтләр белән уртаклашты.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.