

Муниципалитет хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин үзенең социаль челтәрләрендә офицер турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Илнур контракт буенча Русия Федерациясе Кораллы көчләрендә 2020 елдан хезмәт итә. Махсус хәрби операциядә аның беренче көннәреннән үк катнаша. Ике тапкыр яралана.
Беренче яраланудан һәм демобилизациядән соң бер ел участковый булып эшли, ләкин 2024 елның гыйнварында яңадан контрактка кул куя һәм фронтка кайта. Бүгенгесе вакытта кече лейтенант мотоукчылар дивизиясенең инженер-сапер ротасы взводы белән командалык итә.
Күрсәткән батырлыгы һәм профессиональлеге өчен кече лейтенант Суворов, Луганск Халык Республикасының «Батырлык өчен», I һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.