Белорет районы башлыгы яу кырына барган

Белорет районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар конвой җибәрелде. Колоннаны муниципалитет хакимияте башлыгы Азат Хәкимов озата бара. Район халкы якташларына фронтка УАЗ, ВАЗ автомобильләре, «Урал» мотоцикллары һәм кросс мотоцикллары җибәргән. Моннан тыш, хәрбиләр уңайлы көнкүреш һәм төзекләндерү өчен кирәкле барлык әйберләрне алачак: дымлы тастымаллардан алып кадакларга, саморезларга һәм төзелеш материалларына кадәр.

Белорет районы башлыгы яу кырына барганБелорет районы башлыгы яу кырына барган
Белорет районы башлыгы яу кырына барган

Азат Салават улы командировка вакытында Красный Луч шәһәрендәге мәктәптә дә булды. Аның сүзләренә караганда, укучылар уку атнасын Башкортстандагы яшьтәшләре кебек үк тантаналы рәвештә дәүләт флагларын чыгарудан һәм «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» тематик дәресеннән башлыйлар.

«Шефлык ярдәмен күрсәтергә тырышабыз, булдыра алганча: мөһим мәсьәләләрне хәл итәбез, ярдәм илтәбез. Мөмкинлек килеп чыккач, һәрвакыт шәхсән үзем киләм, монда укытучы педагоглар һәм укучы балалар белән аралашырга кирәклеген беләм. Аеруча шатлык — безнең укучылар арасындагы элемтә. Балалар Кызыл Лучтан үз яшьтәшләренә үз куллары белән ясалган күңелне нечкәртә торган сувенирлар тапшыралар. Бу бүләкләр генә түгел,бу безнең алар турында хәтерләвебез һәм һәрвакыт янәшәдә булуыбыз билгесе. Мәктәп директоры Ирина Петровна Лысовага кунакчыл кабул итүе һәм ул тудырган игелек һәм кайгыртучанлык атмосферасы өчен рәхмәт», — дип язды Азат Хәкимов үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.

«Башинформ» буенча Юлай Низаев әзерләде. 

Белорет районы башлыгы яу кырына барган
Белорет районы башлыгы яу кырына барган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас