

Шифаханәнең хезмәт коллективы өчен бу вакыйга бер үк вакытта шатлыклы да, дулкынландыргыч та булды.
Айдар Мәҗит улы тумышы белән Мәчетле авылыннан. Мобилизациягә кадәр ул "Янгантау"да армый-талмый хезмәт салган. Бүгенгесе вакытта исә алгы сызыкта хәрби бурычын намус белән үти. Каһарман йөрәкле, батыр җанлы якташыбыз яу кырында күрсәткән батырлыклары Генерал Шәйморатов ордены һәм башка мәртәбәле хәрби бүләкләр белән билгеләнгән.
Күрешү, аралашу ахырында Айдар Исмәгыйлев хезмәттәшләренә даими гуманитар ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен дә ирештергән.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.