

"Кадерле дуслар! Без районыбыздан яугирләребезгә гуманитар ярдәм илттек. Хәрбиләр белән шәхсән аралашканнан соң тылның ярдәме ни тиклем зур икәненә тагын бер кат инанып куясың. Авыр көнкүреш шартлары булуга карамастан егетләрнең күңеле күтәренке, рухы нык. Алар барыгызга да йөрәк җылысы салып әзерләнгән посылкалар өчен зур рәхмәт әйтеп калды. Туган җирдән килгән ярдәм яугирләребез өчен олы терәк.
Без якташ яугирләрнең кыюлыгы һәм каһарманлыгы белән горурланабыз. Иң мөһиме - үзегезне саклагыз! Без артабан да ярдәм итәчәкбез, бөтен район сезнең өчен изге догалар кылып тора. Без һәрвакыт сезнең белән икәнен онытмагыз. Районыбызның һәр кешесенә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.
Аерым рәхмәт сүзләре "Хәрби туганлык" егетләренә, "Без бергә" һәм "Саклаучы фәрештә" ирекмәннәренә. Сез бу мөһим эшнең иң катлаулысын үз өстегезгә аласыз, халыкныы берләштерәсез. Сез Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәсез. Безнең көч - бердәмлектә", - ди муниципалитет җитәкчесе Азамат Сәфәргали улы.
Әйткәндәй, бу юлы баймаклылар ил-көн тынычлыгы сагында торучы якташларга өч мотоцикл, төзелеш материаллары, кораллар, маскировкалау челтәрләре, азык-төлек, медикаментлар, түшәк кирәк-яраклары, генераторлар һәм башка яу кырында, окопларда мөһим булган әйберләр юлладылар. Хатын-кызлар вакуумлы пакетларга салынган тәмле пылаулар, икмәк ризыклары, чәк-чәкләр әзерләгән иде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Азамат Идрисовның социаль челтәрләдәге сәхифәсеннән.