Ни өчен БПЛА операторларына ихтыяҗ зур?

СВОдан ялга кайткан якташыбыз моны аңлатып үткән. 

Ни өчен БПЛА операторларына ихтыяҗ зур?Ни өчен БПЛА операторларына ихтыяҗ зур?
Ни өчен БПЛА операторларына ихтыяҗ зур?

Башкортстан егете СВОда ни өчен аеруча БПЛА операторларына ихтыяҗ булуы турында сөйләде.

«Егорка» позывнойлы якташыбыз өенә ялга кайткан. Ул үз теләге белән СВО зонасына дуслары, хезмәттәшләре һәм абыйсы артыннан китә.

Сугышчы сүзләренчә, бүген алгы сызыкта пилотсыз очкычлар белән эшли белүчеләр аеруча  кирәк.

"Һәр взводта БПЛА белән эшли торган кеше бар. Бу хәзер бик кирәкле һөнәр", - дип билгеләп үтә ул.

"Егорка" әйтүенчә, замана технологияләре сугыш барган җирләрдә зур роль уйный, ә дрон операторы хезмәте абруйлы гына түгел, ә хәвефсезрәк тә булып санала.

Исегезгә төшерәбез, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында барлык кызыксындырган сорауларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас