13 майда Башкортстан нотариуслары СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә бушлай консультация бирәчәк.
Бу көнне республиканың Нотариаль палатасы «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә «Йөрәкләребез җылысы» хәйрия акциясе үткәрә.
Төбәкнең барлык нотариуслары махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын үз контораларында бушлай кабул итәчәк. Моннан тыш, нотариаль контораларда сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештыралар, арытаба конвойны МХО зонасына җибәрәләр. Теләге булганнар солдатларыбызга ярдәм йөзеннән хатлар, открыткалар һәм рәсемнәр алып килә ала.