

Контрактка кул куйган һәр ирекле кеше өчен арадашчыга, әгәр Оборона министрлыгы белән килешү агымдагы елның 26 мартыннан башлап төзелгән булса, 689,6 мең сум түләячәкләр. Шартлар буенча, махсус хәрби операциягә җәлеп иткән кеше 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш һәм үзе хәрби була алмый. Өстәвенә, түләүне җәлеп ителгән контрактчылар саны буенча берничә тапкыр алырга мөмкин.
Акча алу өчен Мэриягә гариза һәм документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Паспорт күчермәләре, контрактчы һәм аны хәрби хезмәткә җәлеп иткән кешенең ИНН һәм СНИЛСы кирәк булачак. Түләүләргә акча шәһәр казнасында каралган, документта бу хакта да язылган.
Исегезгә төшерәбез, моңарчы түләүләр тәртибен шәһәр Советы депутатлары раслаган иде. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бер тапкыр бирелә торган түләү шәһәр Хәрби комиссариатларына контрактчыларны җәлеп итүдә ярдәм итү өчен билгеләнә.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.