

Строевой хезмәткә яраксыз һәм өлкән яшьтәге ирләр нәкъ менә хезмәт армиясенә алыналар. Башкортстаннан барлыгы 106 меңнән артык кеше мобилизацияләнгән. Алар Урта Урал ГРЭС төзелешендә, Чиләбедәге Киров заводында, Свердловск, Пермь һәм Чиләбе өлкәләрендәге шахталарда, Югары Исәт һәм яңа Тагил металлургия заводларында, торф эшкәртүдә һ. б. эшлиләр.
Әлбәттә, барыннан да элек, республика хәрби армиягә ярдәм итүдә зур роль уйный. 1941 елның 22 июненнән 1944 елның 19 августына кадәр республикада Кызыл Армия һәм Хәрби-Диңгез Флотына барлыгы 559671 кеше, шул исәптән 2971 хатын-кыз мобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстаннан фронтка барлыгы 710 меңнән артык кеше китә, шуларның 300 меңгә якыны сугыш кырында һәлак була.
Республикада күпсанлы хәрби формированиеләр төзелә. Шул исәптән:
- 6 укчылар дивизиясе,
- 4 кавалерия дивизиясе,
- 2 укчылар бригадасы,
- 13 аерым артиллерия полклары,
- 4 бронепоезд: "Полководец Суворов», «Александр Невский», «Салават Юлаев» һәм "Уфимец".
Башкортстан сугышчылары яу кырында зур батырлыклар күрсәтә: 200 мең сугышчыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 278 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 35 кеше Дан орденының тулы кавалеры булды.
Александр Матросов, Миңнегали Гобәйдуллин һәм Григорий Григчинников үз гәүдәләре белән дошман амбразурасын яптылар һәм үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Башкортстанда туган андый геройлар күп иде, аларның һәрберсе турында аерым мәкалә язарга була. Бөтен республика халкы фашизмны җиңүгә зур өлеш кертте. Аларның батырлыгын без бервакытта да онытмыйбыз.
Фото: bashinform.ru