

Яугирләргә шулай ук төзелеш материаллары, инструментлар, маскировка челтәрләре, азык-төлек, медикаментлар, генераторлар тапшырылды, дип хәбәр итте Баймак районы хакимияте башлыгы Азамат Идрисов.
«Без беләбез, анда шимбәләр, якшәмбеләр яки бәйрәмнәр юк. Анда батырлык белән тулы көндәлек көннәр генә бар. Егетләргә йөк кенә түгел, туган ягымның җылысын да алып барам», - дип язды социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә район башлыгы Азамат Сәфәргали улы.
Исән-имин барып җитеп, егетләребезгә кайнар сәламнәрне җиткереп, урап кайтырга язсын!
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.