Без югары технологияләр сугышына күчтек. Хәзер хәрби хәрәкәтләрдә дроннар һәм аларның операторлары мөһим рольне уйный. Бүген БПЛА гаскәрләре - фронтка юл яручы төп көч. Бер оста оператор бөтен бер взводны алмаштырырга сәләтле.
Уфа шәһәрендә туып-үскән Иван Литвинюк “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды линиясе буенча пилотсыз очу объектлары операторына квалификациясен күтәрү курсларын үткән.
- Миңа фондның Башкортстандагы филиалы кураторы шалтыратты һәм граждан тәгаенләнешендәге дроннар операторына курслар үтү мөмкинлеге булуы турында әйтте. Мин ризалаштым.
- БПЛА гаскәрләре турында ни әйтә аласың?
- Ул бик мөһим гаскәрләрнең берсе. Ул бүгенге көндә – разведка да, актив штурм эше дә, тәэмин итү һәм башка бурычларны үтәүче гаскәр. Хәрби бурычлар үтәгәндә шәхси составның гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.
- Син кечкенә чакта нинди һөнәр иясе булырга хыялландың?
- Мин вертолет пилоты булырга хыяллана идем. 2005-2008 елларда Уфа шәһәрендә механик-технологик колледжда сыйфат эксперты һөнәренә белем алдым. 2010-2011 елларда Тоцкое-3 гарнизонында, Таҗикстан Республикасында хәрби хезмәт үттем. 2024 елда үз теләгем белән контракт төзеп СВОга киттем һәм шул ук елны минем расчет каты артиллерия утына дучар булды. Аягым яраланды, аны ампутацияләргә туры килде.
СВОга кадәр сәүдә өлкәсендә эшкуарлык белән шөгыльләндем. Әлеге вакытта слеж-хоккей белән шөгыльләнәм.
- БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләргә нинди теләкләрең бар?
- Солдат тормышы җиңел түгел, аеруча СВО зонасында. Әмма фронтка ярдәм итәргә кирәк. Туган илне без сакламасак, кем саклар?
- Әңгәмә өчен зур рәхмәт! Киләчәктә эшеңдә уңышлар телим!
Башкалар да БПЛА операторлары сафларын тулыландыра ала. Бөтен мәгълүматны башбат.рф сайтында табарга мөмкин. Бу хезмәт белән кызыксынучлыар, шулай ук, 122 номеры буенча шалтырата ала.