Яфраклары яшел ак каенның...

Донецк җирләрендә Башкортстан каеннары утыртылды.

Яфраклары яшел ак каенның...Яфраклары яшел ак каенның...
Яфраклары яшел ак каенның...

Донецк җирләрендә Башкортстан каеннары утыртылды.

 

Башкортстаннан СВО зонасына каен үсентеләре дә барып җитте. Донецк Халык Республикасының азат ителгән территорияләрен яшелләндерү уен тормышка ашырып, Чакмагыш районы активистлары гуманитар ярдәмгә зифа буйлы каен кызлары үсентеләрен дә өстәде.

Муниципалитет хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев һәм район башлыгының СВО мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Насыйров Салават Юлаев исемендәге Башкорт батальоны вакытлыча дислокацияләнгән урыннарга килеп, сугышчылар белән агачлар утырттылар.

Башкортстан каеннары батальон сугышчылары төзегән часовня һәм мәчет янында үсәчәк.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас