БПЛА операторы булыр өчен Себердән Башкортстанга килгән

"Сезнең республикада шартлар яхшырак", - ди булачак хәрби хезмәткәр. 

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

СВО зонасында БПЛА операторлары булып хезмәт итәчәк яшь контрактчылар белән очрашканда  “Башинформ” агентлыгы корреспонденты Роман Михеев (фамилиясе үзгәртелде) белән танышкан. Башка булачак контрактчылар белән чагыштырганда аның яше 40тан узган.

Тик, яшенә карамастан, “Саклаучы” гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында ир-ат  пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәр өчен әңгәмәләшү узган. Һәм аны дрон операторлары сафларына кабул иткәннәр. Роман чыгышы белән Красноярск краеның Зеленогорск шәһәреннән, армиядә хезмәт иткән, һөнәре буенча электромонтёр. Башкортстанга СВО зонасына безнең төбәктән китәр өчен килгән.

Аның сүзләренчә, ул интернетта пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре, шулай ук СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә төбәк ярдәме чаралары турындагы мәгълүматны укыган.

“Минем иптәшләрем һәм туганнарым арасыннан беркем дә  СВОда хезмәт итми, шулай килеп чыкты инде. Мин үзем электромонтёр булып эшләдем. Бермәлне фронтта төрле профильдәге белгечләр кирәк дип ишеттем, шул исәптә электрчылар, монтёрлар һәм электр белән бәйле башка белгечлекләр дә. Шулчак мин үзем турында уйлап куйдым. Ә нигә бармаска? Менә ул минем урыным, менә миңа нәрсә кирәк. Бу хәлдән соң Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар кылдым. Миңа Башкортстанга барырга киңәш иттеләр, сезнең республикада шартлар яхшырак, диделәр”, – дип сөйләгән Роман үзенең карары турында.

Сайлап алу пунктында әңгәмә һәм медицина комиссиясе нәтиҗәләрен белгәч, Романнан  пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләмиме дип сораганнар. Ул ризалашкан.

“Бу аңлашыла да – бармакларым төгәл минем, күзләрем дә яхшы күрә. Миңа барын да җентекләп аңлаттылар. Контрактны бер елга төзеп була икән, ә аның срогы тәмамлану белән мин хезмәттән китә яисә аны озайта алам. Дрон операторлары алгы сызыктан хәвефсез ераклыкта эшли, әйбәт түләүләр дә каралган. Кыскасы, мин барыннан да канәгать. Һәрвакытта ниндидер яңалык белү дә кызыклы бит. Ә һөнәри күнекмәләремне һәрхәлдә кайда һәм ничек кулланырга икәнен беләчәкмен. Шуңа мин монда да инде. Бер нәрсә генә үкенечле булды – бик тә Салават Юлаев һәйкәлен күрмәкче идем, ә аны реставрациягә алып киткәннәр икән. Болай булгач, бирегә кайтырга сәбәп бар. Аның каравы, сезнең данлыклы генерал – Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен күрдем. Миңа монументның сугышчыларны озату һәм каршы алу урынына әверелүен сөйләделәр. Минем өчен бу җиңү, көч һәм мәрхәмәтлелек билгесе”, –  дип сөйләгән Роман.  

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Читайте нас