

Ләйсәнебез дошман утка тотканда да яралыларны калдырмый.
Башкортстан кызы, СВО яугире Ләйсән Фәнзил кызы Ергизованы хәрби хәрәкәтләр вакытында күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим иттеләр.
Яугир туташ шәфкать туташы булып хезмәт итә. Чираттагы хәрби бәрелеш вакытында медицина батальонының кече сержанты Ергизова дошман ягыннан ут яуганда да постыннан китми һәм яралыларга хирургик ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
Уттан да көчле безнең кызлар. Горурланабыз. Исән-сау йөреп кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез.