

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча яугирләрнең тантаналы очрашуы Совет мәйданында легендар комдив Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында узды. Каһарман җанлы якташларыбызны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, алар хәрби бурычларны лаеклы үтиләр һәм командование алар белән горурлана.
— Алгы сызыкта булганда якташларыбыз гаять зур батырлык күрсәтәләр, бабаларының батыр юлын дәвам итәләр. Батальонның шәхси составы югары профессионализм, бердәмлек һәм хәрби бурычларны үтәгәндә үзгәрешсез нәтиҗәлелек үрнәге күрсәтә. Яугирләребез белән чын күңелдән горурланам. Бөек генерал Миңнегали Шәйморатов васыять иткәнчә: «Салават Юлаев токымнары чигенә белмиләр!» Без һәр сугышчыны өйдә Җиңү белән көтәбез, — диде Ирек Сәгыйтов.
Ул шулай ук Салават Юлаев исемендәге батальонның хәрбиләре Җиңү көне бәйрәме хөрмәтенә парадта катнашачак, дип тә өстәде.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.