Уфа районы башлыгы яугирләр янына барган

Уфа районыннан махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен билгеләнгән гуманитар йөкнең зур партиясе китерелде. Гумконвойны муниципалитет хакимияте башлыгы Николай Ельников озата барган. 

Уфа районы башлыгы яугирләр янына барганУфа районы башлыгы яугирләр янына барган
Уфа районы башлыгы яугирләр янына барган

Хәрбиләр мотоцикллар, генераторлар, запас частьләр, бензопычкылар, махсус приборлар, бронежилетлар, медикаментлар, азык-төлек җыелмалары кабул итеп алган. Шулай ук аларга маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, шуруповертлар, көрәкләр, туганнарыннан шәхси посылкалар һәм башка кирәкле әйберләр тапшырганнар.

"Яугирләр яу яланында эшләрнең ничек торуы, аларның көнкүрешенең ничек оештырылуы турында сөйләделәр. Дошман артыннан күзәтүне ничек алып баруларын һәм без тапшырган техника ярдәмендә аңа каршы торуларын аңлаттылар. Тагын нәрсә кирәк, нинди кыенлыклар булуын сорадым. Мондый сәфәрләр чынбарлыкны аңлау һәм тагын ниләр белән файдалы була алуыбызны белү өчен кирәк", — дип хәбәр итте Николай Павлович.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Уфа районы башлыгы яугирләр янына барган
Уфа районы башлыгы яугирләр янына барган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас