Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
19 февраль , 14:45

Офицер Илья Миронов: “Мин яңа эшкә әзер”

Ике Батырлык ордены кавалеры, «Геройлар вакыты» программасында катнашучы Илья Миронов «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге директоры киңәшчесе вазыйфасына билгеләнде.

Офицер Илья Миронов: “Мин яңа эшкә әзер”
Офицер Илья Миронов: “Мин яңа эшкә әзер”

Ике Батырлык ордены кавалеры, «Геройлар вакыты» программасында катнашучы Илья Миронов «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге директоры киңәшчесе вазыйфасына билгеләнде.

    2025 елның июнендә ул Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшли башлаган «Геройлар вакыты» программасының икенче потогының 85 катнашучысының берсе булды.

    Үзенең билгеләнүе турында сөйләгәндә, Илья Миронов укыту барышында алган күнекмәләр һәм белемнәр ярдәмендә яңа эшкә әзер булуын билгеләп үтте.

      Аның остазы, Президент платформасының генераль директоры, «Сенеж» идарәсе остаханәсе ректоры Андрей Бетин сүзләренчә, хәрби хезмәттән гражданлык хезмәтенә күчү – һөнәр  алыштыру түгел, ә компетенцияләрне масштаблаштыру:

 - Илья Миронов кебек профессионаллар дәүләт идарәсе системасына дәреслекләр буенча өйрәтеп булмаганны кертәләр: болар -  нәтиҗә өчен җаваплылык, катлаулы ситуацияләрдә эш итү сәләте. Безнең «Геройлар вакыты» программасындагы остазлык хәрби тәҗрибәне җайлаштыруга гына түгел, ә армия төгәллеге гражданнар практикаларын көчәйтә торган синергия булдыруга корыла. Кадровый офицер, ике Батырлык ордены кавалеры Илья Владимировичның

хәзер бу сыйфатларны яңа, гражданнар фронтында куллануына шатмын.

   «ВОИН» үзәге директоры Дмитрий Шевченко билгеләп үтүенчә, Илья Миронов «Геройлар вакыты» программасының СВОда катнашучыларга тыныч тормышка кайтырга  һәм Ватанга хезмәт итүләрен дәвам итәргә ярдәм итүенең ачык мисалы булып тора.

     Илья Владимирович Миронов 1988 елда Башкортстан АССРның Күгәрчен районы Мраково авылында туа. Сугышчан казанышлары өчен ике Батырлык ордены, II дәрәҗә  «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

    Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Геройлар вакыты» программасында катнашучы 70тән артык кеше яңа вазифалар биләгән иде.

    #времягеройлар #вшгу #РАНХиГС #президентскаяакадемия

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас