Шуның өчен бүләкләнделәр дә.
Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Сәйтәк авылында яшәүче хатын-кызларга хәрби часть командирының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Офицер Римма Әхмәтовага, Рәфисә Әхмәтҗановага, Гөлнара Гыйләҗевага, Зәлифә Нургалиевага, Фәйрүзә Миңнеәхмәтовага, Рима Хәмәтнуровага, Гүзәлия Фәритовага, Лилия Шәйхетдиновага һәм Оксана Фәизовага рәхмәт сүзләре юллады. Хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнә.
"Көн саен, шәхси эшләрен кичектереп, бу армый-талмый маскировка ятьмәләре үрәләр. Аларның хезмәте-ул эш кенә түгел, ул ихлас ярдәм, ышаныч һәм җылылык, ул безнең сугышчыларны иң катлаулы шартларда да җылыта. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә солдатлар үзләрен онытмауларын һәм көтүләрен аңлыйлар», — диде Илгиз Субушев.
Шулай ук Илгиз Субушев Гөләмзия Сафинага хәрби часть командованиесе исеменнән «Фронтка ярдәм иткәне өчен» медален тапшырды.