“Геройлар вакыты” кадрлар программасына кергән МХО ветераннары зур потенциалга ия, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин туры бәйләнеш вакытында. Ул бу программа үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте, диде.
“Башта шикләр булды, әлбәттә. Сугышу – бер, ә төрле тармаклардагы коллективлар белән идарә итү – икенче. Безнең меңләгән егетләр сугышта, әмма барсы да карьера төзергә әзер түгел. Әмма белеме, тәҗрибәсе булганнарга без мондый мөмкинлекне бирергә тиешбез”, - диде ил башлыгы.
Президент бу программаны төбәкләрдә дә ачканнары өчен рәхмәт белдерде.
Быел февраль аенда “Геройлар вакыты” программасының “Башкортстан Геройлары” дип исемләнгән дәвамы старт алды.