Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
20 декабрь 2025, 19:47

Коены тергезгәннәр

Белокатай райоының Урак авылында махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең туганы соравы буенча коены тергезгәннәр.

Коены тергезгәннәр
Коены тергезгәннәр

 

Яугирнең апасы 2025 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтә барышында шалытартып мөрәҗәгатен әйткән булган. Район хакимияте бу мәсьәләне хәл итүне үз өстенә алган. Белгечләр ноябрь азагында коены ремонтлау эшенә керешкәннәр һәм декабрьнең 12 сендә аны тапшырганнар.

Башкортстан Республикасының ЦУР оешмасына 5 ел эчендә 2 млн кеше үз проблемасы белән мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас