Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
18 декабрь 2025, 23:50

Безнең бурыч - яугирләргә ярдәм итү

 “Торатау” Конгерсс-холлында  махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын хуплау елына йомгак ясадылар.

Безнең бурыч - яугирләргә ярдәм итү
Безнең бурыч - яугирләргә ярдәм итү

 “Торатау” Конгерсс-холлында  махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын хуплау елына йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

“Оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фондының рәисе,  статс-сәркәтип Анна Евгеньевна Цивилевага безнең республикага күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт әйтәсе килә: Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын хуплауга багышланган бөтенрусия семинар-киңәшмә бездә үтәчәк”, - диде республика җитәкчесе.

Быелгы ел МХО яугирләре өчен ярдәм чараларыныэ нәтиҗәлелеген тикшерү вакыты булды. “Без быел ярдәм чараларын 11 гә арттырдык һәм хәзер алар 54, - диде Радий Фәрит улы. – Алар яугирләребезнең тормышының бөтен ягын да үз эченә ала. Төп юнәлешләр – медицина ярдәме, реабилитация, эшкә урнашырга ярдәм итү. Бу чараларга без финанслауны ике тапкырга арттырдык – былтыр 13,4 млрд сум бүленгән булса, быел 30,8 млрд сум бүленде. Әлеге вакытта МХО зонасыннан кайткан 3 меңләп яугирнең 78 проценты эшкә урнаштырылды. 86 проценты диспансеризация үтте. Аерым игътибар – инвалидларга. Аларга кул белән идарә итә торган  автоомбильләр тапшыра башладык.  Торакларын яшәү өчен җайлаштырабыз.

Ул яраланган яугирләргә, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итүчеләрнең барсына да рәхмәт тапшырды. Район, шәһәр хакимиятләренә, махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенә, “Ватанны саклаучыларр” фондының Башкортстандагы филиалына, һәлак булган Ватан сакчылары гаиләләренең гомум русия җәмәгать оешмасының төбәк бүлеге җитәкчеләренә рәхмәт хатларын тапшырды.

Ветераннарга ярдәм МХО тәмамлангач көчәячәк кенә.

Тантаналы чара Башкортстанның сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

 

Безнең бурыч - яугирләргә ярдәм итү
Безнең бурыч - яугирләргә ярдәм итү
Безнең бурыч - яугирләргә ярдәм итү
Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас