Ватан Геройлары көнендә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында “Ватанга хезмәт итәм” республика форумы кысаларында махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең утырышы булды. Анда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул үзенең чыгышында ассоциациясенең эшчәнлеген киңәйтү һәм үстерүгә зур игътибар бүленүен, киләчәктә зур күләмле эш көтүен әйтте. “Бүгенге көндә республикага 3170 яугир МХОда демобилизацияләнеп кайтты, - диде республика җитәкчесе. – Киләчәктә алар күбәячәк һәм бөтен структуралар да алар белән эшләүгә әзер булырга тиеш”.
Бүгенге көндә “Башкортстан Геройлары” төбәк программасы кысаларында 70 яугир укый. Өчесе авыл хакимияте башлыгы булып эшли башлаган, өчесе Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты булып сайланган, 47 се урындагы үзидарә органнарына эшкә урнашкан. Республика Башлыгы хакимиятендә эшләүчеләр дә бар.
Икенче мөһим мәсьәлә – МХОдан кайткан яугирләрне эшкә урнаштыру. Аннан кала, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм яраланып, инвалид булып кайтканнарга ярдәм итү.
Республика Башлыгы гуманитар йөкләр җибәрүчеләргә дә рәхмәт әйтте. Бүгенге көндә республикадан МХО зонасына 167 гуманитар йөк озатылган, шуның 23е – быел.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының республикадагы филиалы зур эш башкара. Бүгенге көндә 120 социаль координатор 16 меңләп кеше белән эшли. Алар арасында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яугирләрнең гаилә әгъзалары да бар.
Форум кысаларында “Яңа тормышка юл: реабилитациянең хокукый һәм психологик аспектлары” дип аталган түгәрәк өстәл дә оештырылды. Махсус хәрби операциядән яралар алып кайткан яугирләргә ничек итеп тормышка җайлашырга? Ветераннарның реабилитациясе комплекслы: юридик, психологик, социаль ярдәмне, медицна, санатор-курорт дәвалануын да үз эченә ала.
Очрашуга Русия халыклары ассамблеясы советы әгъзасы Александр Торшин да килгән иде.
Бүгенге көндә республикада МХО зонасыннан кайткан яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына 54 төрле ярдәм чарасы күрсәтелә.
Түгәрәк өстәлдән соң ветераннарга адаптив киемнәр тапшырылды. ул яраланып кайткан яугирләргә спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек бирә. Мондый киемнәр быел җәйдән бирелә башлады һәм бүгенге көндә 1300 кешегә тапшырылган. “Ул кияргә һәм салырга җайлы, безнең тормышны күпкә җиңеләйтә”, - диләр яугирләр.