Бу турыда социаль челтәрдә Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Озерцов хәбәр итте. Ул гуманитар йөкне шәхсән үзе махсус хәрби операция барган зонага озата барды.
Гуманитар конвойга берничә машина, питбайк, профкалайлар, эретеп ябештерү аппаратлары, такталар, җылы әйберләр, азык-төлек, госпиталь өчен кирәк-яраклар төялгән.
“Туганнары биргән посылкаларны шәхсән тапшырачакбыз, - ди район башлыгы. – Күпме кирәк, шулкадәр ярдәм итәчәкбез. Җиңү безнеке булачак!”.
Юлларда исән-имин йөрегез! Яугирләребез исә-имин әйләнеп кайтсын!.