Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
25 ноябрь 2025, 15:49

Ярдәме тисен

Кибатлетика - төп программаларының берсе.

Ярдәме тисен
Ярдәме тисен

Кибатлетика - төп программаларының берсе.

Кибатлетика - «Ватанны саклаучылар» фондының «Кибатлетика» Союзы һәм Россия дәүләт социаль университеты белән бергә гамәлгә ашыра торган реабилитацияләүнең төп программаларының берсе. Реабилитация проектында катнашучылар арасында-махсус хәрби операция ветераны, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортостан Республикасы буенча филиалының социаль координаторы Артем Мөхәрәмов та бар. Әлеге проектта авыр җәрәхәтләр алган СВО ветераннары адаптив физкультура белән шөгыльләнәләр, киберкуркынычсызлыкка өйрәнәләр, бассейнда йөзәләр, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм башка актив ялда йөриләр.

Проектта катнашучылар протезлардан файдалану өчен яңа белем алалар.

Артем Мөхәрәмов сүзләренә караганда, курс тәмамлангач, проектта катнашучылар психологик һәм адаптив физкультура буенча өстәмә белем алу турында сертификатлар алачаклар, бу аңа алга таба социаль координатор булып эшләүдә һәм башка ветераннар белән аралашуда ярдәм итәчәк.

Россия Оборона министры урынбасары, статс-секретарь, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева билгеләп үткәнчә, «Кибатлетика» программасы кысаларында СВО ветераннарына физик һәм психологик сәламәтлекләрен тергезергә ярдәм итәләр.

- Безнең максат-махсус операция уздыру зонасыннан кайтучы яклаучыларның тулы канлы тормыш белән яшәве һәм, инвалид булуларына карамастан, чикләүләр сизмәве, – дип ассызыклады Анна Цивилева.

Проект буенча 300гә якын СВО ветераны комплекслы тернәкләндерү узган, ә ел ахырына кадәр аларның санын 500 гә җиткерү планлаштырыла.

Проектта катнашу өчен рәсми сайтта гариза калдырырга кирәк https://cybathletics.ru/registration#rec912688225

 

Фото: regions.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас