Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
21 ноябрь 2025, 21:28

Хатлар йөри ике арада

“Чөгендерне пешереп, сарымсак, майонез салып салат ясадык. Өйдәге кебек тәмле булды..."

Хатлар йөри ике арада
Хатлар йөри ике арада

 

“Чөгендерне пешереп, сарымсак, майонез салып салат ясадык. Өйдәге кебек тәмле булды..."

 

Бүздәк районы Урзайбаш авылы халкы яудаш егетләре белән һәрдаим элемтәдә, аларга ярдәм кулы сузып, зурлап көтеп алып, хөрмәт белән озатып калалар. Кызганычка каршы, көтеп ала алмаганнары да бар... Яуга киткән 25 егетнең тугызы бүген сафта түгел. Авыл өчен авыр, зур кайгы, уңалмас яра бу. Биш егетне зурлап туган якларында җир куенына тапшырганнар. Әле хәбәрсез булган егетләрнең исән булуына өмет кылып яши алар.  Якыннарына Ходай сабырлык бирсен. 

Язмышның барлык сынауларын бергә күтәреп өйрәнгән авыл кайгырып, сыкранып булса да алдагысына өмет баглап һаман башкаларга көч биреп яшәргә тырыша.  Әлеге вакытты якташларына Яңа ел күчтәнәчләре әзерлиләр. Намусы кушкан һәр кеше бу эштән читтә калмый. Бигрәк тә Богады урта мәктәбе укучылары, укытучылары, әти-әниләре һәрвакыт бердәмлек күрсәтә. Балалар солдатларга хатлар яза, “браслеты выживания”, “коры душлар” ясый. Өлкәннәр догалар әзерли, аларны солдатларга да юллыйлар, әниләренә дә бирелә. Окоп шәмнәре тутыралар, чәк-чәкләр пешерелә, токмачлар киселә, үлән чәйләре тутырыла - туган як көчен бирер һәр нәрсә тирәнтен уйланып эшләнә.

Быел егетләргә  кишер, тиз пешә торган чөгендер, суган, сарымсак кебек яшелчәләр җибәргәннәр. Озак та үтми  Эльвирдан сөенечле хат килеп җиткән.

“Чөгендерне пешереп, сарымсак, майонез салып салат ясадык. Өйдәге кебек тәмле булды. Рәхмәт сезгә”, – диелгән анда. Әлбәттә, мондый бәхетле минутлар кыска вакытлы ялга чыкканда килә егетләргә. Авылдашлар шуны бер-берсенә  сөйләп, сөенеп, егетләренә тагын ярдәм итү җаен карый.  Уфада яшәүче авылдашлары да күп әйберләр биреп җибәрә. Адреслы ярдәм Гыйләҗев Русланга барып җиткән инде. Йөк төялгән машина бер чакрым барып җитә алмый батып калгач, яугирләр тиз генә каршы барып, аны этеп чыгарганнар, аннары килеп, җитез генә йөкне бушатып, машинаны озатканнар. Күчтәнәчләр белән фотога төшкән якташ рәхмәтләрен җиткереп калган. Нинди сөенеч, нинди  бәхетле минутлар кичергәндер яугир - моны аңлавы кыен түгел!

Әлеге вакытта адреслы посылка бер дә җибәрелмәгән: Гыйләҗев Рәсим, Зиннәтуллин Артур, Гатауллин Земфирга (без сезне бу кыю якташ егет белән таныштырган идек) туплана.   Уфадан йөкләрнең имин, төгәл озатылуы өчен Салават Хәсәенов җаваплы. Урзайбашлылар аның игьтибарлы булуын сокланып, рәхмәт белдерә.

Менә шулай, тиздән Яңа ел бүләкләре юлга чыгачак. Исән-сау барып ирешсен, егетләргә шатлыклы ризыклар булсын ул!

“Хәерле көн, якташлар, безнең ныклы һәм ышанычлы тыл!

Бу рәхмәтне СВО зонасына сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыюда һәм илтүдә катнашкан һәркемгә юллыйсым килә! Барлык якташларыма, сеңелләремә, хатыныма, авылдашларыма, волонтерларга, мәктәп укучыларына, Бүздәк районының Урзайбаш авылыннан булганнарга ярдәмегез һәм актив гражданлык позициягез өчен  зур рәхмәт әйтәсем килә!  Шәрипов Илмир, Хөсәенов Салават, Вәсимов Марат, Гыймалетдинова Лина, машина йөртүче Илдарны фронтка бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен аерым билгеләп үтәсем килә. Сезнең өлеш-Ватанны саклаучылар турында кайгыртуның чын үрнәге.

Сезнең тырышлыгыгыз һәм актив позициягез нәтиҗәсендә безгә бик кирәкле ярдәм килеп җитте. Сезнең бу эшне  оештыруга әзер булуыгыз тирән хөрмәткә лаек! Сез бик зур хезмәтегезне кертәсез, вакытыгызны һәм җыйган акчаларыгызны корбан итәсез, СВО зонасында җиңүне якынайтасыз. Безгә, командирларга һәм сугышчыларга, мондый тыл белән җиңү һичшиксез безнең кулда буласын аңлау һәм белү бик рәхәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, баш өстегездә тыныч күк йөзе һәм бөтен җир йөзендә иминлек телим! Игелегегез, ярдәмчеллегегез йөз мәртәбә сезгә әйләнеп кайтсын!”

Тирән ихтирам һәм рәхмәт белән, СВО көрәшчесе Рамазанов Р.

 

“СВО зонасында булган безнең солдатларга гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның барысына: авылдашлар, волонтерлар, мәктәп укучылары, Урзайбаш авылы һәм Бүздәк халкы сез күрсәткән гуманитар ярдәм өчен ихлас күңелдән рәхмәт. Шәрипов Илмир, Чанышев Рафаил, Гыймалетдинова Лина, Кунаккузин Салават, водитель Айдар, Ишморатов Фаил, Хафизов Вәкил, Васимов Марат, сезгә күрсәткән ярдәмегез һәм җиңүебезгә актив өлеш кертүегез өчен аерым рәхмәт. Сезнең ярдәм белән без җиребездә тынычлыкка һәм иминлеккә якынаябыз. Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телибез. Битараф булмаган барлык гражданнарга актив тормыш позицияләре, югары гражданлык активлыгы өчен рәхмәт.

Сезнең ярдәмегез һәм битараф булмаган мөнәсәбәтегез тирән ихтирамга лаек. Җиңү безнең кулда булачак!”

СВО яугире Субханкулов Э. Д. – "Бүздәк".

Хатлар йөри ике арада
Хатлар йөри ике арада
Хатлар йөри ике арада
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас