Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
19 ноябрь 2025, 23:05

СВО ветераннарына ярдәм күрсәтү чараларының нәтиҗәлелеге рейтингы

СВО ветераннарына  ярдәм күрсәтү чараларының нәтиҗәлелеге рейтингы
СВО ветераннарына ярдәм күрсәтү чараларының нәтиҗәлелеге рейтингы

Русия Оборона министрлыгы башлыгы Андрей Белоусов төбәкләрнең СВО катнашучыларына санлы сервислар һәм МФЦ аша ярдәм чараларын никадәр нәтиҗәле күрсәтүен бәяләячәк рейтинг эшләргә кушкан.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, яңа рейтинг санлаштыруны тизләтәчәк һәм хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм сыйфатын арттырачак.

Хәзер төп ташламалар санлы һәм актив форматка күчерелә - документлар җыярга һәм гаризалар бирергә кирәкми. Шулай итеп, СВОда катнашу турында белешмәләр алу нибары берничә секунд вакыт ала.

Сервистан 3 миллионнан артык кеше файдаланган да инде. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, система тотрыклы эшли: май аеннан 600 меңнән артык белешмә формалаштырылган. МФЦда "комплекслы сорау" механизмы кертелә. Ул бер мөрәҗәгать буенча ярдәмнең төбәк һәм федераль чараларының бөтен җыелмасын алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 50дән артык төбәк чарасы гамәлдә. Алар төрле өлкәләрдә кагыла — мәгариф, медицина ярдәме, социаль яклау, ташламалар алу, көнкүреш проблемаларын хәл итү.

Хәрбиләргә уңайлы булсын өчен барлык ташламаларны төбәк дәүләт хезмәтләре порталында тупладылар. https://gosuslugi.bashkortostan.ru/#/catalog/lifeSituations

 - Муниципалитетларыбыз башлыкларыннан, республика хакимият органнары җитәкчеләреннән махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләренә җаваплы карауларын, бу эшне "галочка" өчен генә эшләмәүләрен үтенәм.

Бүгенге көндә СВО, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре ярдәме белән бәйле булган барлык нәрсәләрдән дә мөһимрәк бурыч юк, - дип әйтте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Автор: Л. Исхакова,

фото: РФ Оборона министрлыгының Матбугат хезмәте. 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас