Уфаның БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларының - "СВОи новые возможности" бизнес-академиясенең белем программасында катнашучыларның - власть органнары, малтабарлык берләшмәләре һәм экспорт оешмалары белән Ачык очрашуы үтте.
Ачык очрашуда белем программасына йомгак ясалды. МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары эксперт бәяләмәсен һәм профиль консультацияләре алды. Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең ведомстволар һәм институтлар вәкилләре дәүләт ярдәм чаралары турында сөйләде. Иң мөһиме - программада катнашучылар үзләренең бизнес-проектлары белән таныштырды һәм алар төрле юнәлешле иде. Мәсәлән, туризм, теплица хуҗалыгын оештыру, адаптив киемнәр җитештерү һ.б.-лар.
Белем программасына йөздән артык МХО ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары кушылган. Уку графикка ярашлы ай буена барган. Катнашучылар тест биремнәре белән 10 модуль буенча белем алган. Шулай ук вебинарлар үткәрелгән. Аларда Г. В Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты, УДНТУ укытучылары, тәҗрибәле эшкуарлар, медиаиндустрия осталары катнашкан.
Белем программасы авторы, БР кече эшкуарлык үсешенә ярдәм күрсәтү директоры Элиана Сабитова белдерүенчә,"СВОи возможности" бизнес-академия проектының үзенчәлеге укуга гына кайтып калмый, ә үз эшен ачарга теләгән МХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүнең тулы циклы буенча булышуга юнәлтелгән. Ялларсыз бер ай буена дәресләр үткәрелгән. Программага башка төбәкләр дә кызыксыну күрсәткән, Башкортстан үз практикасы белән бүлешергә әзер.
Ачык очрашу вакытында программада катнашучыларга, МХО ветераннары һәм аларның гаиләләренә "Синергия" корпорациясеннән сертификатлар тапшырылган. Алар "Эшкуарлык һәм эшкуарлыкның инновацион үсеше" бушлай онлайн-белем алачак. Укуларын тәмамлаганнан соң катнашучылар эшкуарлык һәм бизнесның инновацион үсеше өлкәсендә яңа компетенцияләр һәм практик күнекмәләр алачак, катлаулыклар белән идарә итәргә өйрәнәчәк, бизнес-модельләштерү һәм бизнес-планлаштыру буенча һәм башка төрле мөһим күнекмәләргә алачак.
"СВОи новые возможности" бизнес-академиясендә уку йомгаклары буенча программада катнашучылар - МХО ветераннары һәм аларның гаиләләреннән торган "Эшкуарлык тугандашлыгы" оешмасы оештырылган. Ул эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк, проектта катнашучыларга ярдәм күрсәтәчәк.
БР Хөкүмәте сайтыннан.