Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
31 октябрь 2025, 21:05

Исән-имин әйләнеп кайтыгыз!

Үз теләге белән МХОга юлланучылар арасында Уфа районы Чернолесовский авылыннан аталы-уллы Караульщиковлар бар.

Тормыш иптәше Альбина иренең хәрби операциягә юллануын аңлап кабул итте. “Ир-егетләр илебезне сакларга тиеш, акча дип хыяллану аның төшенә дә кермәде. Иптәшем Динисның шундый көчле, ихтыярлы, тәвәккәл ир икәненә тагын бер тапкыр инандым. Берүк исән-имин әйләнеп кайтсыннар”, – ди Альбина.

“Озакламый улыбызны да армия хезмәтенә алдылар. Яхшы хезмәт иткәндер, мактау кәгазьләре килеп торды”, – ди ана. Данил авылда күпләргә үрнәк булды: хезмәтен тәмамлап та бетермәде, контракт төзеп әтисе юлыннан Донецк Халык Республикасында хезмәт итә башлады. Чираттагы ялына кайткач, бераз ял итте дә, машинасына гуманитар йөк төяп, яңадан иптәшләре янына юлланды. Сугыш турында берни дә сөйләмәде.

Әниләре әтиле-уллы иң якын кешеләрен җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтә. Көткән кешегә бик җиңел түгелдер...

Чернолесовский авылы халкы, бердәм булып, яугирләргә гуманитар ярдәм күрсәтүне оештырып торалар. Бу эшне беренчеләрдән булып Лена Ягъфәрова, Эльза Мөхәммәтова җайга салды. Лена ханым 32 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт сала, соңгы елларда Кызыл-Яр мәдәният сараенда художество җитәкчесе булып эшли. Авылның имам-хатибы беренчеләрдән булып челтәр үрү өчен җайланмалар эшләргә ярдәм итте. Мәчет төзүдә күп көч салган Реваль Габделхаков тиз арада 50 мең сум акча күчерде. Авыл халкы кулларыннан килгәнчә барсын да эшләргә тырышты. Уңганнарның берсе Наилә Илһамова йоннан баш киемнәре, күп итеп оекбашлар бәйләде. Лена Якупова улы хезмәт иткән урынга аш әзерләү өчен 80 банкадан артык борщ эшләп җибәрде.

Яугирләр нәрсә кирәклеген үзләре хәбәр итә. Әнисә Ширгазина кан туктату өчен жгутлар эшли башлады. Хатын-кызлар күп итеп бавырсак, токмач, тозлы кәбестә әзерләделәр, бал, кием-салым җыйдылар. Донецк, Луганск республикаларына безнең авылдан биш гуманитар йөк озатылды.

Мәчетләрдә яугирләребезнең исән-имин кайтуларын теләп күп догалар кылына.

Гөлүс ШӘРЕТДИНОВ,

Уфа районы.

Автор: Гүзәл Гаянова
Читайте нас