СВОда катнашучыларның тормыш иптәшләре, әниләре, апалары хәзер ничек яши? Башкортстан хатын-кызлары кемгә ярдәм күрсәтергә әзер? Һәм ни өчен аларның махсус операция үткәрү вакытында күрсәткән батырлыклары турында сөйләү мөһим?
Бу һәм башка сорауларга «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясендә Башкортстан Республикасы Ватан сакчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе, хәрби офицер хатыны Эльвира Мацкевич, Республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова, Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе, Республика СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков, Доставалов исемендәге батальон хәрбиенең тормыш иптәше Илнара Сафина һәм «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Нәҗметдинова җавап бирәчәк.