Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
29 сентябрь 2025, 22:00

МХО ихтыяҗлары өчен мобиль мунча әзерләгән

Сибай эшкуары Батыр Рыскужин махсус операциянең хәрби бурычларын үтәүче якташларына актив ярдәм итә.

МХО ихтыяҗлары өчен мобиль мунча әзерләгән
МХО ихтыяҗлары өчен мобиль мунча әзерләгән

Ул кыр шартларында бик нык кирәкле тәгәрмәчле мунчаны үзе ясаган һәм аны хәрби якташларына тапшырган. Битараф булмаган ватандашыбызның гамәле турында муниципалитет хакимиятендә хәбәр иткәннәр. 

Гомумән алганда, гуманитар ярдәм көн саен диярлек аерым кешеләрдән, шулай ук республика оешма-предприятиеләреннән, шәһәрләрдән һәм районнар тарафыннан җибәрелеп тора. Фронтка, яу кырындагы кирәк-яраклар һәм хәрби техникадан тыш, иң кирәкле әйберләрнең бөтенесе дә китерелә. Бу мәсьәләгә республика хакимиятләре дә аерым игътибар бирә.

"Бөтен республика буенча волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәрен ясыйлар, безнең яугирләргә төрле төр гуманитар ярдәм җыялар, – дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Бу зур, кирәкле эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Без бергә булганда гына дошманны Җиңүгә ирешәчәкбез".

Фото: Сибай хакимиятенең telegram-каналы.

 

МХО ихтыяҗлары өчен мобиль мунча әзерләгән
МХО ихтыяҗлары өчен мобиль мунча әзерләгән
Автор:
Читайте нас