Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
23 сентябрь 2025, 18:56

Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде

"Ватанны саклаучылар" Республика фонды филиалы инвалид МХО ветераннарының торакларын җайлаштыру (адаптация) эшен дәвам итә.

Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
"Ватанны саклаучылар" Республика фонды филиалы инвалид МХО ветераннарының торакларын җайлаштыру (адаптация) эшен дәвам итә. Филиалның социал координаторлары, сугышчыларның торакларын тикшерү өчен, муниципаль комиссия белән берлектә атна саена республика районнарына чыга.
МХО ветераннары - "Ватанны саклаучылар" фондының республика филиалы опекага алынганнарның торакларында үткәрелгән адаптацияләү чикләрендә планшет яисә смартфонга тоташтырылган  "Акыллы йорт" системасын, аш-су бүлмәсе өчен махсус җиһаз урнаштыралар, махсуслаштырылган табак-савыт һәм робот-тузансуырткыч белән тәэмин итәләр, хәвефсезлекне тәэмин итү өчен төтен һәм газ датчиклары урнаштыралар. 
Республиканың Балтач районында МХО ветераны Радик Шакиров һәм Илсур Хафизов йортларын тикшерделәр. Социаль координаторлар аларга документларны рәсмиләштерергә һәм торакны җайлаштыруга гариза җибәрергә булышты.
Радик Шакиров сугышчан хезмәтләре, каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен Батырлык ордены, күпсанлы медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Арытаба реабилитация үтү өчен социаль кооррдинатор аңа адаптив кием алуга гариза рәсмиләштерергә булышты.
Илсур Хафизов хәрби батырлыклар өчен "Кавказда хезмәт иткән өчен", "Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы" билгеләренә, Суворов медаленә һәм Батырлык орденына лаек булган. Ул патриотик чараларда актив катнаша, яшьләр белән теләп очраша.  Социаль координаторлар аңа иңбаш протезы алуга документлар тутырырга булышты.
Социаль координаторлар МХО ветераннары, "Ватанны саклаучылар" фондының республика филиалы подопечныйлары Тәтешле районыннан Феликс Зыятов һәм Иглин районыннан Виталий Карпенкога да мөһим документлар җыярга һәм торакны җайлаштыруга гариза җибәрергә ярдәм итте.
Ветераннар йортларына "Акыллы йорт" системасы урнаштырылачак.  Бөтен зарур булган корылмалар - "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды исәбенә алыначак. Актив реабилитация үтү өчен ветераннарга адаптив кием тәкъдим иттеләр, Виталий Карпенкога исә реабилитация, санатор-курорт дәвалану һәм диспансеризация үтү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр. 
  МХО ветераннары тормышы уңайлыракка әвереләчәк - аларның йортларында киң ишекләр, заманча аш-су һәм ванна бүлмәләре, ныклы тоткычлар пәйда булачак, көнкүрештә "Акыллы йорт" технологияләре һәм тавыш ярдәмчеләре булышачак. Компьютерлы махсус эш урыннарының да аларга файдасы тиячәк.
Торакны җайлаштыру буенча адреслы ярдәм - Башкортстанда  "Ватанны саклаучылар" фондының МХОда катнашучыларга ярдәм күрсәтүнең гамәлгә  ашырган программаның мөһим өлеше.
2024 елның гыйварыннан 2025 елның сентябренә кадәр:
151 гариза җайлаштыруга  алынган
141 бина шулардан тикшерелгән
51 бина җайлаштырылган.
 
#ЗащитникиОтечества
#ЗащитникиОтечестваБашкортостан
#Адаптацияжилья
#СВОихнебросаем
 
Текст авторы – Галина Морозова, фото "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы.
 
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Республиканың өч районында МХО ветераннары тораклары тикшерелде
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас