Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
19 сентябрь 2025, 17:00

Хөрмәт һәм игътибар – МХО ветераннарына

Ассоциация алдындагы бурычларны барлап, төбәк Башлыгы һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү, инвалидларны кайгырту, хәрбиләргә тыныч тормышка кайтуда ярдәм итү, эшкә урнаштыру һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне атады.

”Яшьләр өчен сез – Башкортстанны яратучы һәм аның белән горурланучы чын ир-ат үрнәге. Бу мөһим эш белән шөгыльләнгәнегез өчен без сезгә рәхмәтлебез”, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда МХО ветераннары ассоциациясенең рәисе Оскар Ситдиков оешманың МХОда катнашучыларга республиканың иҗтимагый тормышында катнашуга һәм яшь буынны тәрбияләүгә юл ачуы хакында әйтте.

“Безнең эшчәнлек күпьяклы, һәм ул кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Республика хакимиятенең тулы ышанычлы партнерына әверелдек. Безгә килгән кеше әгъзалык хакында таныклык кына алмый, ә зу гаиләгә керә. Хәзер берләшмәбездә меңнән артык хәрби тора, – диде Оскар Ситдиков. – Безнең максат – һәр муниципалитетта бердәм ярдәм итү үзәге булдыру. Ул һәр ветеранга яисә аның гаилә әгъзасына, бер урынга килеп, бөтен кирәк булган мораль, юридик, психологик ярдәм алу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирәчәк. Ул офис кына булмаячак, ә аралашу, реабилитация, укыту урыны, җәмгыять белән бәйләнешне булдыру урыны булачак. Структура үзгәрешләре дә һәр эш юнәлеше өчен шәхси җаваплылык һәм системалы якын килүне булдырачак”.

Республика хөкүмәтенең вице-премьеры – спорт министры Руслан Хәбибов МХОда катнашучы 2,4 мең кешенең Башкортстанга кайтуы хакында хәбәр итте. Ул Башкортстан Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссиянең МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эшчәнлегенә тукталды.

2023 елның апреленнән алып комиссиянең 34 утырышы узган, аларның нәтиҗәләре буенча 217 карар чыгарылган, шуларның 173 үтәлгән. Бу комиссиянең карарларын да исәпкә алып, республикадагы ярдәм чаралары исемлеге 37 дән 54 кә җиткерелгән. Республикага әйләнеп кайткан 2,4 мең хәрбинең 1,5 меңе санаторий-курортларда дәваланган. Кайтучыларның яртысыннан күбесе эшкә урнашкан, 1228 кеше психологик һәм психотерапевтик ярдәм алган.

“Кайтучыларның барысы белән дә эшлибез. Аларның һәрберсенә тәҗрибәле кеше беркетелгән, эш төгәл алып барыла. Иң мөһиме: аларга медик, психологик, социаль һәм хокукый ярдәм комплекслы алып барыла”, – диде Руслан Хәбибов.

Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгының киңәшчесе Юрий Орда, Ассоциациянең төбәк вәкиле буларак эше хакында түбәндәгеләрне сөйләде: ”МХО ветераннары сораулары белән эшләгәндә формализм булырга тиеш түгел. Безнең шәһәрдә хәрби хезмәткәрләрне тыныч тормышка кайтаруның бербөтен системасын булдырдык. Шәһәрдә МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең Бердәм үзәге уңышлы эшләп килә, шулай үк шәһәр хакимияте ярдәме белән “МХОлар йорты” ачтык.”

Сөйләшүне тәмамлап, республика Башлыгы Радий Хәбиров МХО ветераннары ассоциациясенең муниципалитеттагы вәкилләренең район һәм шәһәр җитәкчеләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте.

Ул: ”Сезнең эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен хакимият органнары белән тандемда эшләү кирәк. Сезне муниципаль идарә командасына кертү юлларын уйларга кирәк. Муниципалитет башлыклары белән туры бәйләнештә эшләгәндә бар сорауларны да тиз хәл итеп булачак”.

Форумда катнашучылар Башкортстан Башлыгына кызыксындырган сорауларын бирә алды, министрлыклар вәкилләре куелган мәсьәләләрнең үзләренә караганын исәпкә алды. Форум ахырында кайбер хәрбиләргә Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 

Автор: Рауф Идрисов
Читайте нас