Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә "Ватанны Саклаучылар Кубогы" Төбәкара комплекслы физкультура чарасын тантаналы ачу вакыйгасы булган. Чарада Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 140 махсус хәрби операция ветераны катнаша. Турнирны оештыручылар - "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды, Русия паралимпия комитеты һәм Түбән Новгород өлкә хөкүмәте.
Кубок кысаларында пуля, җәядән ату, пауэрлифтинг һәм утырган килеш волейбол ярышлары үтәчәк. Быелдан алып пычак белән төзәп ату, күз күрүе начарланган ветераннар өчен өстәл теннисы һәм пауэрлифтинг ярышлары программага кертелгән.
"Ватанны Саклаучылар Кубогы" МХО ветераннарын физик һәм психологик реабилитацияләүне, сәламәтлекләрен һәм социаль адаптацияләнүләрен ныгытуны, шулай ук спорт һәм сәламәт яшәү үрнәген популярлаштыруны күз уңында тота.
Түбән Новгород өлкәсе турнир кунакларын киң кунакчыллык белән кабул иткән. Ярышлар моннан бер ел элек РФ президенты Владимир Путин ачкан "Парус" Адаптив спорт төрләре төбәк үзәгендә бара.
Чараны ачу тантанасында РФ спорт министры, Русия олимпия комитеты президенты Михаил Дегтяров, РФ оборона министры урынбасары, "Ватанны саклаучылар" фонды рәисе Анна Цивилева һ.б. чыгыш ясаган.
Кубокта 14 ветераннан торган Башкортстан командасы катнаша. Егетләр утырып волейбол уйнаячак, җәядән атачак, өстәл теннисы, пычак белән төзәп ату, пауэрлифтинг ярышларында катнашачак. Ветераннарның күбесенең мондый дәрәҗә ярышларда катнашу тәҗрибәсе бар. Команда составында "Ватанны Саклаучылар Кубогы" җиңүчеләре һәм призлары ияләре Олег Муфтахетдинов, Артем Мөхәррәмов, Рубен Хәсәнов, Лев Зәйнетдинов, Максим Корлыханов бар. Команда остазы һәм кураторы - дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зарипов.
"Ватанны Саклаучылар Кубогы"ы җиңүчеләрен бүләкләү һәм чараны тантаналы ябу вакыйгасы 21 августта булачак.
"Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды Русия президенты Владимир Путин указына ярашлы оештырылган. Аның төп максаты - МХО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә персонал ярдәм күрсәтү. Фонд белгечләре һәм социал координаторлары ветераннарга медик һәм социаль реабилитациядән тыш, белем алуда һәм эшкә урнашуда, юридик өлкәдә ярдәм күрсәтәләр, торакны инвалидлар ихтыяҗына яраклаштыралар һәм озак вакытлы өйдә ярдәм күрсәтүне тәэмин итәләр. Фонд филиалы илнең барлык төбәкләрендә эшли.