МХО яугирләре өчен - “Җир коты” фестивале

Аның максаты – халык табибларын яугирләргә психологик ярдәм өчен җәлеп итү.

МХО яугирләре өчен - “Җир коты” фестивалеМХО яугирләре өчен - “Җир коты” фестивале
МХО яугирләре өчен - “Җир коты” фестивале

28 июньдә Мишкә районында махсус хәрби операциядән кайткан яугирләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен “Җир коты” фестивале

үтәчәк. Аның максаты – халык табибларын яугирләргә психологик ярдәм өчен җәлеп итү.

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина әйтүенчә, бөтен яугирләр дә медицина оешмаларына табибларга психологик ярдәм сорап бармаячак. Сугыштан кайткан яугирләргә күңел яраларын ничек дәваларга? Гарипләнеп кайтканнарына да, сугышта күп дусларын югалтканнарга да тыныч тормышка яраклашып китүе авырга төшәчәк. “Шуңа безнең максат – аларга ничек тә булса күбрәк ярдәм итәргә. Дин әһелләре, психологлар, халык табиблары –бу эштән беркем дә читтә калмаска тиеш”, - диде Гөлнур Галинур кызы.

“Җир коты” – этномәдәни патриотик фестиваль. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Башта ул этномәдәни гореф-гадәтләрне саклау өчен оештырылган булса, хәзер аның тематикасы киңәйтелгән: патриотик, халыкның әхлакый кыйммәтләрен күтәрү дә өстәлгән. Өченче ел инде аның өстенлекле юнәлеше булып МХО яугирләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү тора. Халык табиблары сертификатлары алганнар үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк, дәвалау курслары оештырачак. Шунда ук хиҗама, сөлек салу, массаж һәм башка медицина хезмәтләре, үз эшен ачарга әзер булган яугирләргә бизнес серләрен өйрәтү, “Сәламәтлек поезды”, спорт ярышлары, юридик консультацияләр оештырылачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас