

Без, “Өмет” гәзите журналистлары, эш сәфәре белән кайда гына булсак та, республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең гаилә әгъзаларының хәлләрен белергә, теләктәшлек һәм таяныч сүзләребезне җиткерергә тырышабыз. Чөнки аңлап торабыз – бүген хәрби хәрәкәт зонасында булган якташларыбызның якыннарына матди ярдәмнән тыш, җылы сүз һәм игътибар бик тә кирәк. Күзгә-күз карап сөйләшсәк, хәл-әхвәлләр белешсәк, аларга җиңелрәк булып китәдер сыман.
Үткән атнада Балтач районына командировкага юллангач, иң башта газизләре, якыннарының турыдан-туры МХОга катнашы булган ике әни белән очраштык. Кызганычка каршы, әниләрнең берсенең кадерлеләрдән- кадерле улы хәрби хәрәкәтләр зонасында һәлак булган, икенчесенең улы әлеге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан.
Иң башта шуны әйтергә кирәк – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы егетләрнең гаиләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә: алар белән районның социаль координаторы эшли. Документлар туплау булсынмы, хуҗалыкка кирәкле ярдәм оештырумы – киңәшләрен бирәләр, кирәкле инстанцияләргә юнәлтәләр, терәк һәм таяныч күрсәтәләр.
Балтач районында бу җәһәттән социаль координатор кебек җаваплы эшне Гүзәл Рәфкать кызы Бухина һәм Гөлшат Ришат кызы Нуркаевага ышанып тапшырганнар. Алар, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча дәүләт фондының Балтач районындагы социаль координаторы буларак, зур җаваплылык тоеп эшлиләр.
Бу көнне безнең белән очрашуга җаваплы булуы бар булмышына чыккан социаль координатор Гүзәл Бухина килде. Бергәләшеп Иске Балтач авылының 1нче санлы мәктәп директоры Рәзилә Кыям кызы Әминова бүлмәсенә юнәлдек. Әйткәндәй, Рәзилә Кыям кызы – МХОда катнашучы яугир әнисе.
...Бер бүлмәдә ике ана. Рәзилә Кыям кызының газиз улы, яп-яшь кенә булса да, ут эчендә булып, алгы сызыкның нәрсә икәнен үз күзләре белән күреп, туган ил, туган төбәк, газиз әнкәй төшенчәләренең асылын тагын да ныграк аңлап, ялга кайткан. Икенче әни Рита Шәмсуар кызы Шәйхаттарованың йөрәк парәсе, кызганычка каршы, моннан бер ел элек МХОда хәрби хәрәкәтләр зонасында һәлак булган...
Берникадәр вакыт сүзне нидән башларга белми тын тордык. Һәрберебез үз уйларына бирелде кебек. Илебез язмышы, аны яклаучы ир-егетләр язмышы, газизләрен туган йортта күз дә каш көтеп торучы әти-әниләр, яугирләрнең гаиләләре, балалары – барысы да бер мизгелдә күз алдына килде.
Тынлыкны сак кына бүлеп, әниләргә бераз фикер тупларга мөмкинлек биреп, Гүзәл Рәфкать кызыннан, социаль координатор буларак, эшчәнлеге турында сөйләвен үтенәбез. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Балтач районы буенча филиалында Гүзәл ике ел эшли. “Төп эшебез – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә комлекслы ярдәм күрсәтү, - дип башлады сүзен Гүзәл. – МХОда катнашучыларның гаиләләре, ветераннар һәм инвалидлар – һәрбер категория игьтибар үзәгендә. Сизелерлек ярдәм төрләренең берсе – гаилә әгъзаларының шифаханәләрдә – ә алар республикада 15 – ял итеп кайтуы. Авыл биләмәләре исә иген, печән белән ярдәм итә. Түләүләр буенча мөрәҗәгатьләр булса, аңлатабыз, тиешле инстанцияләргә юнәлтәбез. Белешмәләр кирәк булганда военкоматка мөрәҗәгать итәбез. Консультацияләр, аңлату – төп эшебез. Авыл биләмәләре, район хакимияте белән бергә иңне иңгә терәп эшлибез. Уртак кайгы, уртак хәсрәт кешеләрне берләштерә – МХОда һәлак булган егетләрнең гаиләләре, үзләренә чат булдырып, шул рәвешле бер-берсенә таяныч булырга тырышалар, үзара хәл белешеп яшиләр. Психологик һәм медицина ярдәме булсынмы – кулдан килгәнне эшләргә, ярдәм итәргә тырышабыз.
Гүзәл Рәфкать кызы әйтүенчә, түгәрәк өстәлләр, семинарлар үткәрәләр, эшкә урнаштыруда ярдәм кулы сузалар, бер сүз белән әйткәндә, егетләргә тыныч тормышка яраклашырга ярдәм итәләр.
Рита Шәмсуар кызы – МХОда һәлак булган Шәйхаттаров Рөстәм Радик улының әнисе. Рөстәм 1991 елда туган. Батыр егетнең гомере 32 яшьтә өзелгән.
- Рөстәмебез 2023 елның 6 сентябрендә, безгә әйтми генә контрактка кул куеп, юлга чыккан. Без бу хакта ике көннән соң гына белдек, - дип моңсу гына сөйләде безгә Рита. – Улыбыз гаиләле, ике бала әтисе иде. Себердә прораб булып эшләде. Оныкларыбызга 7 һәм 13 яшь. Улыбыз армия сафларында хезмәт итте. Әни буларак мин аңа: “Улым, нигә шундый карарга килдең соң әле? Ник безне уйламадың?” дигән сорауны бирдем. Чөнки бу хәл көтелмәгәнчә булды. “Әнкәй, мин бармасам, башкалар бармаса, илне кем яклый?! Минем балаларымны кем яклый?!” булды улымның җавабы. Рөстәм хәрби хәрәкәтләр зонасына юлланасын киленебезгә дә әйтмәгән. Хәтта медкомиссия үтүен дә яшергән. Алдан уйлаган уе булгандыр инде балакаемның. 2024 елның 29 июнендә һәлак булды. Без бу хакта бер айдан соң гына, 29 июльдә генә белдек. Туганнар әйттеләр. 30 июльдә Рөстәмне алып кайттылар. Бик ямьле җәйге көн булса да, безнең өчен кара кайгыга чорналган көн булды ул. Ул көнне бар табигать елады кебек... Рөстәм – гаиләдә ике баланың зурысы. Кечесе Мәскәү өлкәсендә эшли, шунда яши.
- Рөстәм бик тә туган җанлы булды, туганы өчен ах итеп торды, - дип моңсу гына дәвам итте сүзен Рита. – Шук иде. Шулай булса да, бик кечелекле иде. Тугызынчы сыйныфтан соң политехник көллият тәмамлады. Читтән торып университетка да кергән иде дә бит...Армия сафларына барып кайткач, гаилә корды. Киленебез дә Балтач районыннан.
- Рөстәм төшегезгә керәме? – дип сорамый кала алмадым.
- Үткән елның 29 июне иде, хәтерлим әле. Улымның шакмаклы күлмәге бар иде. Төшемдә, шуны киеп, тау башында елмаеп карап тора. Тау башы, тирә-якта яшел үлән дә булгач, хәрби заданиедән исән-сау чыгар, Алла боерса, дип уйлап тынычландым. Соңыннан ачыклануынча, алар заданиегә кергәндә үк засадага юлыкканнар... Минометчы иде ул. Һәлак булганнан соң “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнде. Шунысына сөенәм – безне бу кайгыбыз белән ялгыз калдырмадылар. Игътибар, ярдәм, таяныч сизеп торабыз. Балтач район хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәз улына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк дә, һәрвакыт ярдәм итәргә торалар. Үзем пешекче булып эшләгән мәктәпнең директоры Рәзилә Кыям кызы хәлләребезне белешеп, булышып тора. Никадәр авыр булса да, арытабан яшәргә, эшләргә, алга барырга кирәк. Тормыш туктап тормый. Уллары, якыннары МХОда һәлак булган гаиләләр белән үзара сөйләшеп, аралашып, бер-беребезгә таяныч булып, хәл белешеп яшәргә тырышабыз. Социаль координаторлар Гүзәл Рәфкать кызына, Гөлшат Ришат кызына рәхмәт, безне бергә туплап, күңелебезгә көч биреп торалар.
Рәзилә Кыям кызы Рита турында искиткеч җаваплы, үз эшен биш бармагы кебек белүче оста белгеч диде. “Шәхес буларак та Рита Шамсуар кызы башкаларга үрнәк булып тора”, - дип өстәде ул.
Рәзилә Кыям кызыннан әлеге вакытта ялга кайткан улы Әминев Раил турында сөйләвен үтендек. “Ике улым бар. Зурысына - 35 яшь, гаиләле. Раил – кечесе,- диде ул. – Әле менә ялга кайтканда бергәләшеп бакча эшләрен эшлибез. Улыма 22 яшь. Гаилә кормаган әле. Махсус хәрби операциядә булу Раилне чыныктырды, физик яктан да, психологик яктан да. Хәтта олыгайган дияр идем. Раил армия сафларында хезмәт иткән вакытында ук контракт төзеде. Контракт срогы беткәч, шунда ук МХОга китте. Улым пилотсыз очучы аппаратлар белән эшли. “За участие в миротворческой операции на горном Карабахе”, “За службу на Северном Кавказе”, “Участнику специальной военной операции” медальләре белән бүләкләнде. Тынычлык урнашып, хәрби хәрәкәтләр тәмамланып, улыбызның исән-сау туган йортка әйләнеп кайтуын көтәбез.
Әйе, әниләр улларын көтәләр. Бу сүзләрнең асылы бүгенге көннәрдә бигрәк тә тирән. Һәрбер әни үз баласын көтеп алырга, күкрәгенә кысып кочакларга, атналар, айлар дәвамында йөрәк түрендә йөрткән, кайткач, балакаема әйтермен дип кадерләп саклаган иң җылы, иң назлы сүзләрен әйтергә хаклы. Ләкин язмышлар төрле шул... Илләр тыныч булуын телик. Әниләрнең күз яшьләре түгелмәсен иде.