Быел төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Төп оешмалар – Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды, Милли мониторинг һәм аналитика үзәге һәм “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы көчләрен берләштерде һәм хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.
26 майда Уфада “Хәтер ноталары” дип аталган музыкаль хәйрия кичәсе үтте. Концертта Бөек Ватан сугышы чоры җырлары яңгырады.
Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды генераль директоры Элиана Сәетова сүзләренчә, хәйрия аукционыннан җыелган акчалар ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларына тотынылачак.
Шулай ук төбәктә “СВОи новые возможности” дип аталган белем бирү бизнес-программасын эшләтеп җибәрәчәкләр. Ул 2,5 айга исәпләнгән, кимендә 500 кешене колачлый һәм бизнесның 24 өстенлекле юнәлеше буенча практик өйрәтүне, остазлыкны һәм сәүдә базарына чыгарга ярдәм итүне үз эченә ала.
Барлык проектлар да Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла.