Барысы да Жиңү өчен
22 апрель 2025, 15:44

Владимир Путин "Хезмәт" премиясе тапшырды

Мәскәү шәһәрендә үткән “Кече Ватан – Русия көче” форумы кысаларында “Хезмәт” бөтенрусия премиясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Владимир Путин "Хезмәт" премиясе тапшырдыВладимир Путин "Хезмәт" премиясе тапшырды
Владимир Путин "Хезмәт" премиясе тапшырды

 

РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү шәһәрендә үткән “Кече Ватан – Русия көче” форумы кысаларында “Хезмәт” бөтенрусия премиясендә  Белгород өлкәсенең Вейделев районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Владимир Таранцовка “Батырлык һәм геройлык – Ватанга хезмәт итү хакына” номинациясен тапшырды.

“Хезмәт” премиясен 2023 елда булдырдылар. Аңа 10 номинация керә. Аларны урындагы үзидарәне үстерүгә өлеш кертүчеләрне тапшыралар. Быел бу премиягә илнең бөтен төбәкләреннән дә 41 мең гариза килгән.

Башкортстанның ике проекты премиянең 100-топ исемлегенә эләкте. Берсе – “СВОи Иглино” – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен яклау буенча инициатива, икенчесе - «Молодежный Совет – учебная площадка для будущих парламентариев» - Стәрлетамак шәһәреннән яшьләр арасында остазлыкны үстерүгә юнәлдерелгән проект.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас