Барысы да Жиңү өчен
13 апрель 2025, 10:59

Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!

Күгәрчен районы башлыгы Марат Искужин социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм илтүләрен, андагы күрешү тәэсирләре белән уртаклашты.

Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!
Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!

"Махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар йөкне уңышлы тапшырдык. Якташ яугирләребезнең күңелләрендә рәхмәт сүзләре генә түгел, ә дошманны Җиңүебезгә нык ышаныч. Бу безгә дөрес эш башкаруыбызга көч һәм өмет бирә.

Аерым рәхмәт сүзләрен барлык күгәрченлеләргә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләренә, бердәм командага тупланып, чираттагы гуманитар йөкне туплаган районның күп кенә оешма-учреждениеләре вәкилләренә җиткерәбез. Тыл бердәмлеге якташларыбызга ярдәм итә һәм яуда көч-куәт өсти. Сезнең һәр өлешегез бәяләп бетергесез!

Безнең егетләр күтәренке кәефле һәм сугышчан рухлы. Алар безнең районның һәм бөтен республиканың ярдәмен күрәләр. Очрашу бик җылы килеп чыкты, егетләрнең ныклыгы һәм батырлыгы сокландыра!

Без солдатларыбызның һәрберсе белән горурланабыз һәм киләчәктә дә актив ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез", дип язган район җитәкчесе.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фотолар Марат Искужин аккаунтыннан алынды.

Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!
Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!
Автор:
Читайте нас