Башкортстан Хөкүмәтендә үткән чираттагы утырышта аерым гражданнарга янгын хәвефсезлеге буенча социаль ярдәм күрсәтү турындагы сорау актуаль булды.
Әлеге вакытта республикада мондый җайланмаларны 15 льготалы категория кешеләр алала. Социаль-икътисади хәлгә карап бу исемлек киңәя.
Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, янгынга каршы җайланмаларны льготалы бирү проекты башланганнан алып 665 мең кеше аларны алган, республика территориясендә аларның ярдәме белән 1233 кешенең гомере коткарылган, шуларның 457 се – балалар.
“Хәрби хәрәкәтләр ветераны” категориясенә дә бу җайланмалар бирү каралган. Әмма аларны ветераннар үзләре генә алала. Шушы уңайдан дәүләт комитеты ветераннарның гаилә әгъзалары да алалсын өчен яңа проект әзерләгән. Ватанны саклаучылар һәм МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын хуплау елында бу аларга бүләк булачак.
Чыганак: pravitelstvorb.ru