Чара Русиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Башкортстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү елына багышланды. "Әсәй- Мама" телепроекты героинялары - республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләр. Аларның барысының уллары махсус хәрби операциядә катнаша.
2 апрельдә проект героинялары Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына җыелды. Концертта җылы сүзләр һәм әниләр турында тирән мәгънәле җырлар яңгырады. Сәхнәдә республиканың танылган артистлары чыгыш ясады. Концерт, аналарны сөю гимны буларак, балалардан "Һәрвакыт әни булсын!" данлыклы җыр-бүләк белән тәмамланды.
Чараны оештыручы, БСТ телеканалының баш редакторы Гәүһәр Батталова белдерүенчә, кичәгә бөтен республика буенча 50гә якын әни чакырылган. Республиканың билгеле җырчылары аналарга атап сөю җырларын башкарганда залдагы әниләр берчә еладылар, берчә күз яшьләре аша елмайдылар.
Исегезгә тешерәбез, проект премьерасы моннан бер ел элек, 2024 елның апрелендә булган иде. Бүгенге көнгә эфирда 50гә якын программа күрсәтелгән.
Проектны гамәлгә ашыруда махсус координаторлар, Гөлнур Колсарина җитәкчелегендәге "Ватанны яклаучылар" фонды булышлык күрсәтә.
Төрле районнардан җыелышкан аналар бер-берсе белән якыннан танышты, өстәл артында уллары турында сөйләде. Телеканал исеменнән аналарга уллары кайткач, якын кешеләр бергә җыелышып, табын кору теләкләре белән чәй җыелмасы бүләк ителде. Концертка чакырылган аналар кайгыртучанлык күрсәтелүе өчен ихлас рәхмәт хисләрен белдерде.
"Әсәй-Мама" мәрхәмәтлелек чарасыннан җыелган акчалар МХОдагы сугышчыларга ярдәм итеп җибәреләчәк. Тиздән концерт телеэфир аша күрсәтеләчәк. Проектны оештыручылар белдерүенчә, БСТ каналында МХОда катнашучыларның әниләре көне үткәрү планлаштырылган.
Башинформ буенча.