Барлык яңалыклар
10

Гомер беләзеге

Архангель  районында яшәүче Юлия Ханмурзина махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр өчен 100 беләзек бәйләгән.

Тормыш беләзеге
Тормыш беләзеге

 

Беләзекләрне паракордтан бәйлиләр. Бу нейлоннан ясалган җиңел полимер шнур, аларны ВДВ гаскәрләрендә парашют стропалары өчен файдаланалар. Соңрак файдалы булганы өчен аны башка гаскәрләрдә дә куллана башлыйлар. Яугирләр аны кулларына беләзек итеп тагып йөриләр, беләзекнең мөмкинлекләре чиксез: аны яралангач кан агуны туктату өчен бәйләп куеп була, һава торышы үзгәргәндә качу урыны төзегәндә кулланырга була, ул озын җеп функциясен дә үти. Суга баткан кешене судан тартып чыгарып була, йөкне, рюкзакларны киштәләргә бәйләп куйганда, экипировкада кулланырга була. Бауның озынлыгы дүрт метр тәшкил итә. Яугирләр аның файдасын югары бәяли, сорыйлар, шуңа күп кеше аны бәйләргә өйрәнгән.

Чыганак: bashinform.ru     

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: