Кемгә рәхәт бүген? Беркемгә рәхәт түгелдер.
Иии, күп, бик күп бездә солдат аналары... Йөрәкләрендә нинди утлар янганын да үзләре генә белә алар. Берәүләре улыннан хәбәр алып, ялга кайтканда тәмле ашлары белән сыйлап, тагын, йөрәгеннән өзеп алып, яу кырына озата... Икенчеләре, газизеннән шактый вакыт хәбәр ала алмый, җанын кая куярга белми, төннәрен йокысыз уздыра, ничәмә-ничә көннәр көткән кадерле тавышы ишетелмәгән телефонын кулыннан төшерми... Өченчеләре улы турында авыр хәбәр алган, улыгыз юк инде, дигәнгә берничек тә ышанырга теләми, йөрәге парә-парә телгәләнсә дә, бер начар хәбәргә дә ышанмый, газизен көтә! Безнең арада аерылып торучы, бик зур сынау төшкән аналар бар... Алар – тугыз ай буена йөрәге астындагы кечкенә бер – үзенең дәвамы буласы, үзе белән бергә сулыш алучы яңа җан белән иң кадерле гомер мизгелләрен яшәгән, ул айларны гаҗәеп гүзәл кичерешләрдә, тирән дулкынланулар белән уздырган, аннары тулгак газаплары аша шул нарасыен якты дөньяга китергән, изге теләкләр тели-тели, үз куллары белән ак биләүгә биләгән, иркәләп-сөеп күкрәк сөтен имезгән, беренче адымнарына, беренче сүзләренә, беренче уңышларына сөенгән, һәр чәч бөртеге өчен җанын фида кылырга әзер булган, уңышсызлыкларына каты борчылган һәм бер килеп, үзе үк газизен сугыш кырына озатып калган, һәм, шул ук кичерешләрне уздырган чордашларыннан аермалы буларак, авыр саташу кебек аңны томалаган бер көнне, газизен коча да алмый, салкын табутта соңгы юлга озаткан – шул көндә чәчләре вакытсыз чаларган, йөзләре вакытсыз картайган, йөрәкләрендә мәңге уңалмас ачы җәрәхәт барлыкка килгән яралы җанлы аналар бар... Без, аналар, балаларга гомер бирәбез дә ул, калганы Ходай кулында икән... Бармы газизләребезне саклап калырлык кодрәтебез! Нишли ала адәм баласы? Егетләр картәтиләр эзеннән китсә, хатын-кызларга нәнәйләр язмышы язган икән. Алдагысы хәерле булсын!
Урзайбашта гомер итүче Зөлфия апа Габдрахманова да көннәрен-төннәрен догада. Хаклы ялда инде ул. Ире Әхкәм абыйга да 68 тула икән. Авылдашларына теләктәшлек белдереп, МХОга киткән уллары Марат турында уйлары. Инде исән-сау гына йөрсен егетебез. Яугирләргә гуманитар ярдәм туплашырга килгән актив волонтер Зөлфия апа, уйларына бирелебрәк торса да, улы турында сораштыра башлагач, кәефләнеп, яктырып, ачылып китте.
- Без дүрт дистә ел Үзбәкстанда яшәдек. Марат кеченәдән кыю, теремек бала булды. Егетләр яуга җыенуга шунда ук ул да теләк белдерде. Бармый да кала ала иде, югыйсә, чакырмаганнар да иде. Марат тыныч вакытта Мәскәүдә кухня җиһазлары ясау белән шөгыльләнде. Кулы ятып тора, бик оста эшли. Бу эш тугач, читтә кала алмады. Картәтиләре батырлыгы турында белеп, бик кызыксынып үсте ул. Ә алар сугышны үтеп кайтканнар. Шул рухта тәрбияләнде. Исән йөрсен инде.
Кемгә рәхәт бүген? Беркемгә рәхәт түгелдер. Төне буе уйлап, кайгырып чыгасың, төнге уйларның иге-чиге юк. Чак кына хәбәр салмый торса, бирәк тә уйлар җитезләнә.
Бала чакта бик шук иде, тиктормас булды. Шуклыгы белән борчылдырган чаклары да булды. Алай зыян итмәде. Иң күп кызыклы мәлләр аңа бәйле. Бермәлне мәктәптә бер малай белән сүзгә килешеп, тарткалашып киткән. Безне мәктәпкә чакырттылар. Теге малай да әтисе белән килгән. Ул малай гәүдәгә зур, Марат аның яннда орчык кебек кенә тора, ул чакта бәләкәй генә иде. Теге ир Маратка карады да, “Кит, улым, шушы егетне дә җиңә алмагач,миңа синең өчен оят,”– диде дә чыгып китте.
Көчле инде улым. Мине курчалап кына тора. “Әни, борчылма, бу сиңа кирәкми”, дип артык бер сорауга да җавап бирми. Кайтканда ашыйсы килгән ризыкларын әйтеп, яратып, тәмләп ашый. Үзләрен көткәндә минутлары ай кебек, ә кайтсалар, көннәр сизелми үтә дә китә. Яңа киткән кебек иде ялдан, ярты ел үткән икән. Исән-сау кайтсыннар балакайлар, барлык теләк шул,– ди Зөлфия апа сабырлыгын сындыра алмаган сынауларны тыны белән сытып чыгарып. – Менә шулай баладан бер хәбәр, үз тавышын ишетү сәгатен көтеп яшибез инде.
Тиз килсен, гел килеп торсын ул хәбәр. “Әни, минем белән бар да әйбәт!” дисеннәр.