Барысы да Жиңү өчен
7 Марта 2025, 15:14

Зур гуманитар ярдәм тапшырганнар

Федоровка районыннан МХОда хезмәт иткән яугиргә гуманитар ярдәм тапшырганнар.

Зур гуманитар ярдәм тапшырганнарЗур гуманитар ярдәм тапшырганнар
Зур гуманитар ярдәм тапшырганнар

Федоровка районыннан МХОда хезмәт иткән яугиргә гуманитар ярдәм тапшырганнар. Район хакимияте башлыгы Венер Насретдинов хәбәр итүенчә, яугир өенә кыска вакытлы ялга кайткан булган. Тиздән ул яңадан фронтның алгы сызыгына юлланачак.

Якташлары аңа “Нива” автомобиле әзерләп куйганнар. Шулай ук, эретеп ябыштыру аппараты, автомобиль төзәтү өчен ачкычлар, маска челтәрләре, домкрат, көрәкләр белән китәчәк ул.

“Болар барсы да район халкы тырышлыгы белән җыелды, - ди район хакимияте башлыгы. – Һәркем МХОның мөһимлеген аңлый, үз өлешен кертергә тырыша. Безнең яугирләребез фронтның алгы сызыгында намус белән хезмәт итә”.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас