Башкортстан махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүдә комплекслы җәлеп ителүчәнлек буенча лидер төбәкләр арасына кергән. Сәяси мәгълүмат үзәге доклады шул хакта белдерә. Тикшеренү нәтиҗәләре белән 7 мартта үткән матбугат конфренциясендә "Русия бүген"" медиаүзәгендә таныштырганнар.
Махсус хәрби операциягә җәлеп итүчәнлек буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе беренче урынга чыккан. Аннан соң Санкт -Петербург һәм Ленинград өлкәсе булса, Башкортстан 3-нче урында тора. Тикшеренү авторлары шулай ук Брянск, Курск, Белгород өлкәләре, Ростов өлкәсе, Татарстан, Чечня һәм Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы һәм башка субъектларны билгеләгәннәр.
Махсус операциягә ярдәм күрсәтүгә җәлеп ителүчәнлек сәбәпләре һәм факторлары итеп төбәк җитәкчелегенең МХОны тәэмин итү ихтыяҗларына оператив һәм тирән җәлеп ителүе, шулай ук республика һәм гомум Русия кысаларында милләтара һәм конфессияара килешеп яшәүгә ышанычлы өлеш салуы аталган.
Башкортстанны шулай ук контрактчыларга бер тапкыр түләнелүче түләүләр күләме буенча лидер төбәкләр арасында кергән. Республикада түләүләрнең гомум күләме 2,7 млн. сум тәшкил итә. Төбәк бу күрсәткеч буенча Ханты-Манси округы белән 4-нче урынны бүлешкән. Контрактчыларга максималь түләүләр Самара (4млн. сум), Нижегород (3 млн. сум), өлкәләрендә һәм Татарстанда (2,8 млн. сум) каралган.
Шулай ук республиканы ирекмәннәр подразделениеләрен оештыру һәм арытаба аларга ярдәм күрсәтү буенча да билгеләгәннәр. Биредә Чечня, Башкортстан, Краснодар крае, Татарстан, Төмән һәм Свердловск өлкәләре лидерлар.
Үзәк экспертлары Радий Хәбировның махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән актив аралашуын, милли республикалар арасында Башкортстанда максималь патриотик мобилизация күзәтелүен, геройлар пантеонында генерал Миңнегали Шәйморатовка төп урын бүленүен билгеләгәннәр. Шулай ук Хәбировның илдә губернаторлар арасында беренчеләрдән булып МХО сугышчыларын хөкүмәттә җаваплы урыннарга билгеләү инициативасы белән чыгыш ясаган, ә инде аның командасы әгъзалары Русиядә беренчеләрдән булып төрле дәрәҗәдәге чиновникларның МХОга китү үрнәген күрсәткән.
Билгеле булуынча, 24 февральдән республикада махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары өчен "Башкортстан геройлары" төбәк программасы эшли башлады. Ул ил президенты кушуы буенча "Геройлар вакыты" федераль проекты дәвамы буларак эшли башлады. Программа чикләрендә махсус хәрби операция сугышчылары исәбеннән яңа җитәкчеләр буынын әзерлиячәкләр.
РБК.
Фото:Анастасия Петрова.