Барысы да Жиңү өчен
24 февраль 2025, 11:29

Яу кырынннан кайткач та ярдәм бар

Дәүләкән районыннан Сергей Семенов йорты бар яклапта уңайлы хәзер.

Яу кырынннан кайткач та ярдәм барЯу кырынннан кайткач та ярдәм бар
Яу кырынннан кайткач та ярдәм бар

Дәүләкән районыннан Сергей Семенов йорты бар яклапта уңайлы хәзер.


Башкортстанда «Ватанны саклаучылар» фонды инвалидлык алган МХО ветераннарына торакны җайлаштыру эшен дәвам итә. 2024 елның гыйнварыннан фондның республика филиалы адаптациягә 88 гариза алган, аларның 74ен тикшергәннәр, 14 торак бинаны җайлаштырганнар.

Дәүләкән районыннан Сергей Семенов йорты-шуларның берсе. Слесарь-ремонтчы Сергей Семенов яхшы сугышчы булды – аны Батырлык ордены һәм Шәйморатов медале белән бүләкләделәр. Сугышчан бурычны үтәгәндә Сергей аягын югалткан. Хәзер ул өйдә, яраткан эше – металл кою белән шөгыльләнә, район чараларында катнаша, тыныч тормышка кайта.

Сергей-социаль координатор Рәшидә Заһитованың тәрбиячесе. Ул республиканың Дәүләкән районында МХО ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтә. Рәшидә Заһитова сугышчыга программа турында сөйләде, ә гариза алганнан соң кирәкле документлар пакетын җыярга һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы карамагындагы инвалидларның торак урыннарын тикшерү буенча муниципаль ведомствоара комиссиягә гариза бирергә ярдәм итте. Махсус комиссия торакны карау өчен килде, кирәкле үлчәүләр үткәрде һәм үзгәрешләр турында сөйләште. Тернәкләндерү чараларын күптән түгел генә урнаштырдылар,әмма, Сергей сүзләренчә, яхшыга тиз ияләшәсең. Уңайлы бусагалы тышкы ишек, матур кухня, инвалид ветеранның тормышын җиңеләйтә торган җайланмалар, робот тузан суырткыч, эш урыны, – эшләр сыйфатлы башкарылган.

Фондның республика филиалы эше турында тулырак мәгълүмат биредә: https://vk.com/public220653548

 «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев ур., 107.

Эш вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял көннәре юк.

Алдан консультация 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча бирелә

Фото: culture.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас