Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар һәм ирекмәннәр оешмалары вәкилләре белән очрашкан. Башкаланың мэры аларга бу хезмәтләре өчен рәхмәт әйткән. МХО волонтерлары – фронтның алгы сызыгында Җиңүне якынайтучылар белән бер сафталар, дигән. “Гуманитар йөк җыючыларга, техника җибәрүчеләргә, маска челтәрләре үрүчеләргә, окоп шәмнәре ясаучыларга, яугирләргә җылы киемнәр тегүчеләр һәм бәйләүчеләргә барсына да рәхмәт”, - ди ул.
2025 ел Русиядә Ватанны саклау елы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын хуплау елы дип игълан ителде.
Чыганак: Башинформ.
Фото: ufa.mk.ru