Изге эшкә Рәҗәп мәктәбе дә кушылды!
Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Минем милли ризыгым» флешмобын башлап җибәрде. Чакмагыш районы Рәҗәп урта мәктәбенең укытучылары, пешекчеләре, укучылары «Минем милли ризыгым»флешмобына кушылдылар.
Чара “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы”на багышланган. Бу көнне мәктәпнең оста куллы пешекчесе Гөлнара Шәймәрданова укучылар өчен татар милли ризыгы «чәк-чәк» әзерләү буенча осталык сәгате үткәрде. Хәзер инде ихлас күңелдән әзерләнгән безнең чәк-чәкләр чираттагы гуманитар йөк белән алгы сызыкка китәчәк. Бу изге эш яугирләргә авыр хезмәтләре һәм Ватанны саклаулары өчен рәхмәт йөзеннән эшләнде.
ярдәм итәргә әзербез, –диләр Рәҗәп мәктәбендә.