+22 °С
Яңгыр
«Минем милли ризыгым» флешмобы узды.
Олы Ыктамак авылының 1нче лицеенда МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы кысаларында мәгънәле чара узды.
9а сыйныфы укучылары, шеф-пешекче Валентина Муллахмәтова һәм технология укытучысы Гүзәлия Хәйретдинова җитәкчелегендә традицион ризык — токмач әзерләделәр. Алар бары тик табигый ингредиентлар гына кулландылар.
Тәмле токмачлар әзер булгач, герметик контейнерларга тутырылып, МХОдагы солдатларыбызга озатылды.